ru24.pro
World News in Tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Түбән Кама фельдшеры «Серафимов табибы» бөтенроссия конкурсы лауреаты булды

0

Түбән Кама ашыгыч медицина ярдәме станциясе фельдшеры Михаил Степанов «Серафимов табибы – 2024» бөтенроссия конкурсы лауреаты булды. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Михаил – күп балалы әти, иҗади шәхес, ашыгыч ярдәм хезмәтендә 15 еллык стажы бар. Конкурс өчен язган эсседа ул табиб эшендә диннең һәм кеше хәленә керүнең әһәмиятлелеген ассызыклаган.

«Медицина хезмәткәре динне аңларга тиеш, чөнки беренче чиратта авыруны түгел, ә кешене дәвалый. Әлеге катлаулы эштә кеше хәленә керә белү, якыныңа игътибарлы булу мөһим, ә моңа нәкъ менә дин өйрәтә», – дип язган Михаил Степанов.

«Серафимов табибы» конкурсы һөнәрнең абруен күтәрүгә һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә лидерларны ачыклауга юнәлдерелгән. Быел конкурста Россиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук Беларусь һәм Казахстаннан 500гә якын белгеч катнашкан.