ru24.pro
World News in Tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Сабада 50 һәм 60 ел бергә яшәгән парлар катнашында тантаналы чара үткәрергә җыеналар

0

Саба районы ЗАГС бүлеге 2024 елда рәсми рәвештә гаилә корып яши башлауларына 50 һәм 60 ел булган парларны барлый. Әлеге парлар 1974 һәм 1964 елда гаилә корган. Елдагыча, районда «Алтын парлар» һәм «Бриллиант парлар» өчен тантаналы чара үткәрү планлаштырыла. Бу хакта https://saby-rt.ru/ сайтында хәбәр ителә.

«Юлда очраган киртәләрне бергәләп җиңеп, һәр мизгелгә куанышып, тормыш сукмакларыннан җитәкләшеп, иңне иңгә куеп яшәүче әти-әниләрегез, әби-бабайларыгыз, якыннарыгыз, күршеләрегез хакында район ЗАГС бүлегенә яки үзегез яшәгән авыл җирлеге башкарма комитетына хәбәр итүегезне көтеп калабыз», - дип мөрәҗәгать итә социаль челтәрләр аша ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре.