ru24.pro
World News in Tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Татарстанда илкүләм проект нигезендә волонтерлыкка ярдәм итә торган 22 үзәк ачылды

0

Татарстанда иҗтимагый үсеш һәм волонтерлык хәрәкәтенә, хәйриячелеккә, гражданлык инициативаларына булыша торган 22 «Игелек.Үзәк» – «Добро.Центр» эшли, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәте.

Бу Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән башланган «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында республикада «Социаль активлык» федераль проектын гамәлгә ашыру ярдәмендә мөмкин булды. Әлеге үзәкләр шәһәр һәм районнардагы волонтерлык оешмаларын берләштерә.

Бүгенге көндә Татарстанда үз ирке белән шәхсән яки иҗтимагый оешмалар һәм хәрәкәтләр аша 178 меңнән артык волонтер хезмәт куя. Алар арасында: 7 500 кеше – медицина волонтерлары, 10 167 кеше – донор-волонтерлар, 8 726 кеше – мәдәният волонтерлары, 55 кеше – Бөтенроссия коткаручы студентлар корпусы волонтерлары, 2000 кеше – «Көмеш яшь» (55 яшьне узган) волонтерлары, 12 755 кеше – Җиңү волонтерлары.

Шулай ук 876 волонтер «Иҗтимагый төбәк коткару отряды» хәрәкәтенең эзләү-коткару отрядлары эшендә катнаша. «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасына 3 000 кеше җәлеп ителгән.

Моннан тыш, 10 000 кеше «Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәтенә кушылган. 327 кеше – «Мәрхәмәтле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы проектларында, ә 105 184 кеше «Kazan volunteers» берләшмәсендә көч куя.

Волонтерлар рәтен арттыру һәм «Игелек.Үзәк»ләрен үстерү максатында Татарстанның үзиреклелек мәгълүмати-ресурс үзәге ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә төрле чаралар күрә. Мәсәлән: «Мәрхәмәтле Татарстан» премиясе; язгы һәм көзге мәрхәмәтлелек атнасы акцияләре; «Мәрхәмәтле дулкында» форумы; районнарда үзиреклеләр оешмалары белән бәйләнештә тору өчен җаваплы хезмәткәрләр өчен семинарлар; районнарда волонтерлык оешмалары өчен «Добрый край – Игелек җире» бәйгесе; «Игелек.Үзәк»ләре хезмәткәрләре өчен вебинарлар һ.б.

Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путин тәкъдиме белән 2019 елдан гамәлгә ашырыла. 2024 елның 29 февралендә, Федераль Җыенга Юллама белән чыгыш ясап, дәүләт башлыгы яңаларын – «Кадрлар», «Россия яшьләре», «Дәвамлы һәм актив тормыш», «Гаилә» һәм «Мәгълүматлар икътисады» илкүләм проектлары башланачагы турында хәбәр итте.