ru24.pro
World News in Tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

БРИКС илләренең беренче Инновацияләр форумы октябрьдә Иннополис Университетында узачак

0

2-4 октябрьдә Иннополис Университетында БРИКС илләренең беренче Инновацияләр форумы узачак, анда берләшмәнең яңа әгъзалары булган дәүләтләр катнаша. Бу хакта Татарстан хөкүмәте порталында хәбәр итәләр.

«Катнашучылар БРИКС илләренең инновацияләр өлкәсендәге милли үсеш үзенчәлекләре һәм компанияләр, стартаплар һәм технопарклар арасындагы хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алышачак», – диелә хәбәрдә.

Чара программасында дүрт тематик юнәлеш бар – «Химия һәм материаллар», «Квант технологияләре, ИКТ, микроэлектроника», «Авыл хуҗалыгы һәм биотехнологияләр» һәм «Экология һәм утильләштерү». Моннан тыш, эшмәкәрлек һәм инновацияләр өлкәсендә фәнни-технологик хезмәттәшлекне үстерү буенча БРИКС эш төркеменең алтынчы утырышы узачак, анда iBRICS инновацион челтәрен үстерү, технологияләр трансферы өлкәсендә үзара хезмәттәшлек, БРИКС илләренең инновацион хезмәттәшлеге өлкәсендә гамәлләр планын гамәлгә ашыру турында фикер алышачаклар.