ru24.pro
World News in Tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Казанда БРИКС саммитында Әрмәнстанны Пашинян тәкъдим итәчәк

0

Казанда БРИКС саммитында Әрмәнстан делегациясен Кавказ аръягы иленең Премьер-министры Никол Пашинян җитәкләячәк. Бу хакта Әрмәнстанның News.am порталы үз чыганакларына сылтама белән хәбәр итә.

Пашинянның БРИКС саммитында катнашуы турында Әрмәнстан Илкүләм җыенының Тышкы элемтәләр буенча комиссия башлыгы Саргис Ханданян Factor.am. басмасына сөйләгән.

Моңа кадәр Әрмәнстан делегациясенең Казанда саммитка визиты турында журналистларга илнең тышкы эшләр министры урынбасары Мнацакан Сафарян хәбәр итте.

БРИКСның уналтынчы саммиты Татарстан башкаласында 22-24 октябрьдә уза. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мондый дәрәҗәдәге вакыйганы үткәрү – республика өчен зур мәртәбә һәм җаваплылык. ТР башкаласы мэры Илсур Метшин ул көннәрдә шәһәрнең 20 меңгә якын кунакны кабул итәчәген әйтте.