ru24.pro
World News in Tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

«Бердәм Россия» мобиль агитбригадалары эшен төгәлләде

0

10 июльдән башлап, дүшәмбе һәм сишәмбедән кала, көн саен, биш зонада (Казан, Идел аръягы, Кама аръягы, Көньяк-көнчыгыш, Чаллы) биш бригада эшләде.

«Бердәм Россия»нең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, проект кысаларында берндлы микроавтобуслар шәһәр һәм авыл җирләрендә урамнарда туктап, көненә өчәр торак пунктта булган. Проект барышында бригада әгъзалары халык белән аралашкан, җирлек өчен проблемалы мәсьәләләр турында фикерләшкән, агитация материаллары тараткан һәм халыкка «Минем депутат» системасы турында сөйләгән.

Проект эшләгән вакытта, «Бердәм Россиянең» брендлы автобуслары барлык районда да булган, агитация чаралары 600 торак пунктта узган. Очрашуларда 38 293 кеше катнашкан.

«Бердәм Россия»нең мобиль агитбригадалар ярдәмендә урында бик сорауларны хәл иткәннәр, шул исәптән: торак пунктларда каты көнкүреш калдыкларын алып китүне, агачларны кисүне, торак пунктларны төзекләндерүне, юл буйларындагы үләннәрне чабуны, күчмә кибетләр эшен оештыруны, медицина хезмәте күрсәтүне, көнкүреш проблемаларын хәл итүне.

Халык өчен торак пунктлар арасындагы һәм эчендәгеюлларны төзекләндерү, су белән тәэмин итү, балалар бакчаларын, мәктәпләрне, авыл клубларын һәм китапханәләрне җиһазландыру, почта, ФАП, клублар, мәктәп-бакчалар төзелеше (капиталь ремонт), авыл халкы өчен кәрәзле элемтә һәм интернет булмау, торак-коммуналь хезмәтләргә бәя арту, кадрлар мәсьәләсе, шул исәптән медицина хезмәткәрләре, почтальон, авыл клублары мөдирләре булмау, укытучылар җитмәү, яшьләр өчен эш урыннары булдыру мәсьәләләре актуаль булган.

Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау 8 сентябрьдә була. Партия исемлекләре һәм бер мандатлы сайлау округлары буенча иллешәр депутат сайланачак.

Үзәк сайлау комиссиясе биш сәяси партия исемлеген теркәгән: «Яңа кешеләр», «ЛДПР – Россия Либераль-демократия партиясе», «Гадел Россия – Патриотлар – Гаделлек өчен», «Бердәм Россия», «КПРФ – Россия Федерациясенең коммунистлар партиясе».

100 депутат мандатына барлыгы 397 кандидат дәгъва кыла.