ru24.pro
World News in Tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Татарстанда икътисад үсеше дәвам итә – июль аена 101,8 процент булган

0

Татарстанда быелның сигез ае дәвамында икътисад үсеше 101,8 процент булган. Бу күрсәткечне Министрлар Кабинетында узган утырышта республиканың Премьер-министр урынбасары – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов әйтте.

«Оешмаларның, икътисад тармакларының өзлексез эшләве, дәүләт ярдәме чаралары ярдәмендә, агымдагы елның сигез аенда республикада икътисад үсеше 101,8 процент дәрәҗәсендә саклана», – диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Әлеге күрсәткеч машина төзелешендә, нефть химиясендә һәм азык-төлек сәнәгатендә эшкәртү производстволарының үсүе нәтиҗәсендә яхшырган. Аңа шулай ук эре инфраструктура һәм инвестиция проектларын гамәлгә ашыруга бәйле рәвештә төзелеш һәм юл эшләре күләменең артуы йогынты ясады, дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы башлыгы.

Үз чиратында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин хәбәр иткәнчә, җиде ай нәтиҗәләре буенча республиканың тулай төбәк продукты 2 трлн 892 млрд сум тәшкил иткән. Сәнәгать җитештерүе индексы 101,5% тәшкил итте. Төяп җибәрелгән продукция күләме - 3 трлн сумга якын.