ru24.pro
World News in Tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Теләчедә Мөхәммәт Мәһдиевның «Кеше китә - җыры кала» әсәре буенча телесериал төшерелде

0

4 сентябрьдә Теләче районы Яңа Җөри (Карачтау) авылында халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевның «Кеше китә - җыры кала» әсәре буенча телесериал төшерелде. Аның режиссеры – Александр Далматов. Бу хакта «Теләче-информ» сайтында Фәнил Гаязов яза.

Бу көнне исә быел арабыздан вакытсыз киткән, районның элеккеге танылган көрәшчесе, тренеры Нургали Шалахмәтов туып-үскән йортта узган гасырның 70нче елларындагы туй күренеше төшерелде. Ә тыштагы, ягъни ишегалдындагы туй көнне Әтнә районында төшерелә.

Бу көнне массакүләм күренештә республика театрларының әйдәп баручы артистлары, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты, Казан театр көллияте студентлары белән Караширмә авылы клубы мөдире Әкълимә Мәһдиева җитәкчелегендә Олы Мишә, Баландыш, Кече Мирәтәк авылларының мәдәният йортлары директорлары белән клуб мөдирләре дә төште.

«Районның иң гүзәл урынында төшерелгән әлеге фильмны без экраннарда 2025 елның гыйнварында күрә алачакбыз. Киләсе елда без Бөек Җиңүнең - 80 еллыгын, халык язучы Мөхәммәт ага Мәһдиевның 95 яшьлеген билгеләп үтәчәкбез. Димәк, үз эченә Бөек Ватан сугышы, аннан соңгы авыр елларны үз эченә алган әрнүле, сагышлы һәм шул ук вакытта юморга бай әсәр буенча төшерелгән әлеге телесериал әдипнең олугъ юбилеена зур бүләк булачак», – диелгән хәбәрдә.