ru24.pro
World News in Tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Чаллыда универсаль спорт мәйданчыгы ачылды

0

Чаллыда ЗЯБ бистәсенең 17а/15 йорты ишегалдында балалар һәм яшьләр өчен сөенечле вакыйга булды. Биредә универсаль спорт мәйданчыгы ачылды. Анда мини футбол һәм волейбол уйнарга була. Бу хакта «Шәһри Чаллы» сайтында Зөлфия Галим яза.

Микрорайон халкының шатлыгын уртаклашырга шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Россиянең федераль җыен сенаторы Геннадий Емельянов, Комсомол районы башлыгы Ленар Әхмәтҗанов килгән иде.

17а/15 йорты ишегалдында спорт мәйданчыгы бик начар хәлдә булган. Микрорайон халкы аны яңартуны сорап район башлыгы Ленар Әхмәтҗановка мөрәҗәгать иткән. Ул кешеләрнең үтенечен шәһәр мэры Наил Мәһдиевка җиткергән.

«Спорт мәйданчыгын яңартырга шәһәр бюджетында акча юк. Мин сенатор Геннадий Емельяновтан ярдәм итүен сорадым. Ул 4 млн сумнан артык акча бирде һәм ике ай эчендә заманча спорт мәйданчыгы барлыкка килде. Ул балалар, яшьләр өчен ясалган, шуңа күрә мин анда яшь буынның вакытын файдалы итеп уздыруын телим», - диде Наил Мәһдиев спорт мәйданчыгын ачу тантанасында.

Ул әлеге микрорайон халкының гозерләрен дә тыңлады. Биредә яшәүчеләр спорт мәйданчыгы өчен рәхмәт белдерде, «Бумажниклар» микрорайоны йортларының ишегалларын төзекләндерүне сорадылар.

«Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән барлыкка килгән «Безнең ишегалды» программасы буенча 2025 елда бу микрорайон ишегаллары тәртипкә китереләчәк. Сезне күңелле мәшакатьләр, ишек алларында техника эшләве көтә. Уңайсызлыкларга түзәргә туры киләчәк, аның каравы нәтиҗәсе матур булачак», - диде ул.

Сүз уңаеннан, «Безнең ишегалды» программасы гамәлгә кергәннән бирле Чаллыда 400дән артык ишегалды танымаслык итеп яңартылды.