ru24.pro
World News in Tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Рифат Фәттахов җыр сәнгатендә популяр булуның югары сәнгатькә тигез булмавын әйтте

0

Ваһапов фондының директоры Рифат Фәттахов хәзерге җыр сәнгатендә популяр булуның сыйфатлы һәм югары сәнгатькә тигез булмавы турында сөйләде. Бу хакта ул яңа концерт сезоны башлануы уңаеннан оештырылган матбугат очрашуы вакытында әйтте.

«Без һаман татар җыры, җыр сәнгате бетә, «попса» басып алды, дип сөйлибез. Әйе, анысы бар, әмма безнең бик сыйфатлы эстрадабыз да, җыр сәнгате дә бар. Татар җырын бетерделәр дип сөйлибез. Бу – дөрес түгел. Безнең сыйфатсыз эстрада бик күбәйде, һәм шул сыйфатсыз эстрада җирлегендә сыйфатлысы бик аз булып күренә. Әмма сыйфатлы, затлы җыр сәнгате күп тә була алмый», – диде танылган продюссер.

«Попса», әлбәттә, талантларга үсәргә мөмкинлек бирми. Аннары бик популяр булсалар да, җырлап торсалар да, хәзерге заманда сәнгатьтә популярлык белән сыйфат тигез түгел. Әлбәттә, Ваһаповлар заманында популярлык белән сәнгать арасында тигезлек билгесе куярга булыр иде, ләкин хәзер юк. Кемдер концерт җыя икән, ул тарихта кала дигән сүз түгел әле. Заманның шаукымы шундый: актуаль - югары сәнгать дигән сүз түгел», – дип, дәвам итте ул.

Шулай ук очрашу барышында яңа концерт сезонында буласы чаралар турында да хәбәр ителде. Яңа сезон Салих Сәйдәш исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында 16 сентябрь көнне кичке алтыда узачак юбилей Гала-концертыннан башланып китәчәк, аннан соң 16 октябрьдә «Сәйдәш» концертлар залында Гөлнәзирә Тәлипованың бенефис концерты оештырылачак. Һәм, көтеп алынган, зур чараларның берсе – ул «Шәрык базары». Фестиваль быел 20 ноябрьдән 29 ноябрьгә кадәр барачак. Гала-концерт 30 ноябрь көнне 18:00 сәгатьтә «Пирамида» концертлар залында уза. «Шәрык базарына» 30 илдән һәм 20 төбәктән илле милли мәдәният вәкиленең килүе көтелә.

Шулай ук Рифат Фәттахов «Халык җәүһәрләре» фестивале кысаларында конкурс үтүе турында да игълан итте. Конкурска гаризаларны 30 сентябрьгә кадәр җибәрергә була. Гаризалар кабул итү шулай ук бишенче «Яңа татар җыры бәйгесе»нә дә башланган һәм 30 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.