ru24.pro
World News in Tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Зәй студентлары махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашты

0

Бүген Зәй көллияте студентлары махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашты. «Геройлар белән диалог: мөһим мәсьәләләр турында сөйләшү» дип исемләнгән очрашуга хәрби комиссариатның гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлеге башлыгы Александр Гурьянов, батальон командиры урынбасары, «Молот» кушаматлы хәрби, хәрби комиссариатның белгеч-эксперты Георгий Борисов килде. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.

«Молот» хәрби зонада күрсәткән каһарманлыклары өчен «Хәрби батырлыклары өчен» һәм «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медальләре белән бүләкләнгән. Ә Геогрий Борисов Батырлык орденына ия.

«Бүген яшьләргә патриотик тәрбияне реаль геройлар үрнәгендә бирү мөһим, нәкъ менә шуңа күрә без яшьләр өчен шундый җанлы очрашулар оештырабыз. Конкрет мисалда яшьләребез чын геройларның янәшәбездә яшәвен күрәләр. Батырлык, каһарманлык, Ватанга мәхәббәт — ул бүгенге геройларыбызның сыйфатлары. Очрашуда студентларга үзләрен кызыксындырган сорауларга чын геройлардан җавап алу өчен менә дигән мөмкинлек булды. Алар Россия хәрбиләренең батырлыклары, туган илгә мәхәббәт һәм Ватан алдындагы бурычларны үтәү турында белде», - ди «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау үзәге директоры Наталья Шахмаева.

Татарстанда контракт төзергә теләүчеләргә бер тапкыр бирелә торган түләүне арттыру турында карар кабул ителде – 2 сентябрьдән ул 2 миллион сум тәшкил итә.