ru24.pro
World News in Tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Алёна Кәримова илкүләм премия лауреаты булды

0

Россия һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Алёна Кәримова 2024 елда балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты өлкәсендә Илкүләм премия лауреаты булды. Бүләкләү тантанасы Россия дәүләт балалар китапханәсендә узды.

Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр иткәнчә, Алёна Кәримова «Возвращение Пеликена» әсәре өчен «Балалар өчен иң яхшы проза әсәре» номинациясендә җиңүче дип табылган. Премияне аңа статс-секретарь – РФ мәдәният министры урынбасары Жанна Алексеева тапшырган.

Алёна Кәримова – язучы, шагыйрә һәм татар теленнән әдәби тәрҗемәче (шул исәптән шигъриятне тәрҗемә итүче). Ул шулай ук А.М. Горький исемендәге әдәбият институтында укыта.

Илкүләм премияне Россиянең Мәдәният министрлыгы һәм Цифрлар министрлыгы 2023 елның апрелендә рус телендә балалар һәм яшүсмерләр өчен әдәби әсәрләр иҗат итүче авторларны, иллюстрацияләр ясаучы рәссамнарны, нәшер итүчеләрне эзләү һәм Россия мәдәниятенә зур өлеш керткән өчен бүләкләү, балалар һәм яшүсмерләр өчен үзебезнең ил заманча әдәбиятының социаль әһәмиятен арттыру, шулай ук аңа укучылар һәм җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатыннан гамәлгә куйды.