ru24.pro
World News in Tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Мөхәммәтшин Чаллы халкын 8 сентябрьдә сайлауларга килергә чакырды

0

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Чаллыга эшлекле сәфәре вакытында Автошәһәр халкын гражданлык бурычын үтәргә һәм бу якшәмбе Дәүләт Советына депутатлар сайлауга килергә чакырды.

«Тагын бер мәртәбә нинди тату һәм җаваплы халык икәнегезне күрсәтегез. Чаллы халкы гражданлык бурычын үтәсен – 8 сентябрьдә сайлауга килсен», - дип белдерде Мөхәммәтшин.

Татарстанда җаваплы чор башлана, яңа парламент формалаша һәм лаеклы кешеләрне сайларга кирәк булачак, дип ассызыклады ул.

«Әйе, ул күп партияле булачак, һәм бу яхшы. Дискуссияләр нәтиҗәсендә тормышка ныклап керә торган закон туа», — диде ТР Дәүләт Советы Рәисе.

Аның сүзләренчә, республика җитәкчелеге күпмилләтле Татарстанның, санкцияләргә карамастан, иҗади режимда яши бирүе белән горурлана.

«Әмма без, хезмәт сөючән халкыбыз ярдәме белән, комплектлаучы детальләр аркасында җитештерүне туктата язган вакытларны җиңеп чыгачакбыз, һәм хәзерге вакытта барысы да уңышлы эшли», — дип өстәде Мөхәммәтшин.

Санкцияләр кертелгәч төп бурыч булып җитештерү торса, хәзер — республика халкы булдырганны сату, дип билгеләп үтте ул, сүзен йомгаклап.