ru24.pro
World News in Tatar
Сентябрь
2024

Миңнеханов Кытай, Сингапур һәм Филиппин яшь дипломатлары белән очрашты

0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Азия-Тын океан төбәге яшь дипломатларының V диалогында катнашучылар белән очрашу уздырды. Әңгәмә Көнчыгыш икътисади форум кырларында узды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Очрашуда Кытай, Филиппин, Мьянма, Сингапур һәм Россия Федерациясе яшь дипломатлары катнашты.

«Татарстан, Россия Федерациясенең алдынгы һәм сәнәгать ягыннан алга киткән төбәкләренең берсе буларак, яшьләр сәясәте өлкәсендә, шул исәптән региональ һәм халыкара дәрәҗәдә проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләренә зур игътибар бирә», - дип сөйләде яшь дипломатларга Миңнеханов.

Республика җитәкчесе искәрткәнчә, мондый чаралар шулай ук «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» форумы һәм яшь дипломатларның Глобаль форумы кысаларында үткәрелә. Вакыйгаларга төрле илләрдән 300дән артык яшь кеше җыела.

«Безнең ил өчен мондый форумнар уздыру мөһим. Яшьләр – илебезнең киләчәге. Һәм сез, дипломатлар буларак, илләр арасында бәйләүче звено булып торасыз», - дип белдерде Татарстан Рәисе.