ru24.pro
World News in Tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

«Россия танкистлары берлеге» хәрбиләргә гуманитар ярдәм җыю турында сөйләде

0

«Россия танкистлары берлеге» бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең илнең 54 субъектында вәкилләре бар. Махсус хәрби операция башланганнан бирле иҗтимагый хәрәкәт хәрбиләребезгә ярдәм итү өчен 100 миллион сумга якын акча җыйды, дип хәбәр итте бүген «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә «Россия танкистлары берлеге» башкарма комитеты рәисе Альберт Гыймалетдинов.

«Без ТР Министрлар Кабинеты белән бергә Татарстанда иң беренчеләр булып Танк училищесы базасында гуманитар ярдәм җыю оештырганбыздыр, мөгаен. Беренче машина март аенда формалаштырылды. Ветераннар оешмаларыннан беренче булып ярты «КАМАЗ» гуманитар ярдәм җибәрдек», - диде ул.

Гыймалетдинов мәгълүматлары буенча, хәзер бурыч – ел азагына кадәр Россиянең һәр төбәгендә иҗтимагый оешма вәкилен булдыру.