ru24.pro
World News in Tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Үзәк Россиядә һәм Идел Буе төбәкләрендә беренче салкыннар көтелә

0

Пәнҗешәмбе Кострома өлкәсендә һәм Идел Буе төбәкләрендә быелгы көзнең -2 градуска кадәр беренче төнге салкыннары фаразлана. Себердә термометр баганасы -5 градуска кадәр төшәчәк. Бу хакта «РИА Новости»га Россия Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд хәбәр иткән.

«Чын көзге һава торышы билгеләре инде бик якын – иртәгә Кострома өлкәсендә -2 градуска кадәр салкыннар көтелә. Идел буе федераль округының күп кенә төбәкләрендә исә салкын һава торышы иртәгәгә генә түгел, озаграк вакытка фаразлана», - ди Вильфанд.

Аның сүзләренчә, 5 һәм 6 сентябрьдә төнлә Түбән Новгород өлкәсендә, Удмуртиядә һәм Татарстанда -1 градуска кадәр салкыннар көтелә. Башкортстанда, Самара өлкәсендә һәм Пермь краенда һава температурасы -2 градуска кадәр төшәчәк.

Синоптик хәбәр иткәнчә, төнге салкыннар Себернең көньягында да көтелә: Иркутск өлкәсендә -3 градуска кадәр, ә Омск өлкәсендә -5 градуска кадәр суыта.