ru24.pro
World News in Tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Ваһапов фондының яңа концерт сезоны юбилей Гала-концерты белән башланачак

0

Рәшит Ваһапов исемендәге фонд үзенең яңа концерт сезонын башлап җибәрә. Яңа сезон Ваһапов фестиваленең юбилей Гала-концертыннан башланып китә. Бу хакта журналистлар белән очрашуда фонд директоры, продюсер Рифат Фәттахов әйтте.

«16 сентябрь көнне безнең өчен бик зур тарихи вакыйга булырга тиеш – без Ваһапов фестиваленең 20-еллык юбилеен үткәрәбез. 20 ел эчендә без 15 илдә һәм Россиянең 52 төбәгендә булдык. Фестиваль кысаларында 1522 концерт куелып, 212 лауреат чыккан. Ваһапов фестиваленнән чыккан җырчыларның 99 проценты сыйфатлы җырчылар, без аларның берсе өчен дә оялмыйбыз. Мәдәният министры Ирада Әюпованың шундый сүзләре дә бар: «Бүген безнең сәхнәдә актив чыгыш ясаучыларның барысы да диярлек Ваһапов фестивале аша узды», – дип, искәртте Рифат Фәттахов.

Гала-коцерт Салих Сәйдәш исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында 16 сентябрь көнне кичке алтыда узачак. Сәхнәдә фестиваль лауреатлары, Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию асамбле, «Казан нуры» һәм «Яңа музыка» оркестрлары чыгыш ясаячак. Махсус кунак – Илһам Вәлиев.

Рифат Фәттахов үзе билгеләгәнчә, концертта бары тик тере тавыш кына яңгыраячак. «Барысы да оркестр ярдәмендә генә башкарылачак, бары тик тере тавыш кына. Фонограммалар, плюслар, минуслар булмый, йә а’капелла, йә хор, йә инструменталь рәвештә башкарыла. Һәм бу концертның үзенчәлеге булып тора», – диде ул.

«Безнең лауреатларның бик перспективалы булуы һәм аларның зур юлга чыгуында, һичшиксез, жюриның профессиональ дәрәҗәдә булуы зур роль уйный. Безнең жюри бик объектив, без моны лауреатларның киләчәк язмышында да күрәбез. Безнең иң беренче жюрины Илһам абый Шакиров җитәкләде, аннары – Ринат Ибраһимов, хәзер – Рәшит Кәлимуллин.

Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты, жюри әгъзасы Рөстәм Асаев та Ваһапов фестиваленең татар классикасын торгызуда зур роль уйнавын билгеләде. «90нче еллардан соң эстрада бик «җиңеләйгән» вакытта, Ваһапов фестивале татар классик әсәрләрен уятып җибәрде», – диде ул.

Шулай ук матбугат очрашуында Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестиваленең 20-еллыгына чыгарылган китап та тәкъдим ителде.