ru24.pro
World News in Tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Казаннан Курск өлкәсенә 24 тонна азык-төлек товарлары җибәрделәр

0

Курск өлкәсендә зыян күрүчеләргә ярдәм итү өчен Казаннан чираттагы гуманитар йөк партиясе җибәрелде. Бу гомуми авырлыгы 24 тонна булган азык-төлек товарлары, дип сөйләде Татарстан Республикасы иреклелек мәгълүмати-ресурс үзәге башкарма директоры Айрат Мөбәрәкшин.

«Кичә һәм бүген чираттагы гуманитар ярдәм партиясен әзерләдек. 24 тонна – ул безнең волонтерлар җыеп төргән азык-төлек җыелмалары. Битараф булмаган гражданнарыбызга моның өчен зур рәхмәт. Барлык волонтерлык оешмалары да безнең «Ярдәм янәшә!» хәрәкәтенә кешеләргә ярдәм күрсәтүдә булыша», - диде ул.

Мөбәрәкшин шулай ук республика халкына, компанияләренә, иҗтимагый оешмаларга һәм уку йортларына битараф булмаулары өчен рәхмәт белдерде. Ул акциянең Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе белән тыгыз хезмәттәшлектә уздырылуы турында искәртте.

«Индивидуаль азык-төлек җыелмалары «Ак Барс Созидание» хәйрия фонды аша сатып алынды, анда безнең республика халкы һәм оешмалары акча күчерде. Бүген без мондый индивидуаль җыелмаларның инде икенче партиясен җибәрәбез», - диде Гомумроссия халык фронтының Татарстан Республикасы буенча төбәк башкарма комитеты җитәкчесе һәм «Ярдәм яңәшә!» республика хәрәкәте координаторы Ринат Фазылов.

Татарстан Республикасы иреклелек мәгълүмати ресурс үзәгенең территорияләр белән эшләү секторы белгече Айнур Баһаветдинов, үз чиратында, бу гуманитар ярдәм җибәрүнең соңгысы түгел, дип ассызыклады. Курск өлкәсендә яшәүчеләргә ярдәм җыю пунктлары үз эшен дәвам итә.

«Безнең гуманитар ярдәм пунктлары 8 августтан эшли. Шул көннән башлап аларның эше бер генә көнгә дә туктамады, көн саен иртәнге 10:00 сәгатьтән кичке 18:00 сәгатькә кадәр эшлиләр. Биредә көн саен Татарстан Республикасының төрле оешмаларыннан, хәрәкәтләреннән, мәктәпләреннән килгән волонтерларны күрергә була. Курск халкына ярдәм итәргә теләк белдергән гади халык та килә», - дип йомгаклады ул.

Баһаветдинов шулай ук татарстанлыларны читтә калмаска һәм авыр хәлдә булган ватандашларыбызга ярдәм итәргә чакырды: «Һәркем Татарстан Республикасы иреклелегенең бер өлеше була ала».