ru24.pro
World News in Tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Бүген Татарстанда һава температурасы +19 градустан күтәрелмәячәк

0

Бүген Татарстанда салкынча һәм коры һава торышы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Төнлә төбәкнең көнчыгышында яңгыр яварга мөмкин, көндез ул туктаячак һәм явым-төшем ихтималы аз.

Җил төньяк-көнбатыштан, секундына 5-10 метр тизлектә фаразлана. Урыны белән 14 метрга кадәр (Казанда 13 метрга кадәр) көчәя.

Салкынча төннән соң (+6..+11 градус), Татарстанда көндез +14..+19 градуска кадәр (Татарстан башкаласында - +16..+18 градуска кадәр) җылыта.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, республикага кыска вакытлы салкын килде.