ru24.pro
World News in Tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Лениногорск районында 3 сыер асраучы шәхси ярдәмче хуҗалыкларга тагылма арба бүләк ителде

0

Лениногорск районында өч һәм аннан да күбрәк сыер асраучы шәхси ярдәмче хуҗалыкларына ярдәм күрсәтелде. Әлеге гаиләләргә автомобиль прицеплары тапшырылды. Бу хакта «Заман сулышы» сайтында Розалия Мостафина яза.

Лениногорск авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматка караганда, районда 10 меңгә якын гаиләнең шәхси хуҗалыгы бар. Аларда 2 мең баш мөгезле эре терлек асрый.

Муниципалитет тарафыннан шәхси хуҗалыкларга ярдәм күрсәтелә. 2017 елдан алып, 2023 елга кадәр күпләп сыер асраучы хуҗалыкларга савым аппаратлары тапшырдылар. Шушы еллар эчендә барлыгы 123 савым аппараты бирелгән.

Быел исә муниципаль район тарафыннан өч һәм аннан да күбрәк сыер асраучы гаиләләргә автомобиль тагылмалары (прицеп) бирү карары кабул ителде.

Сабантуй бәйрәмендә әлеге гаиләләрне мәйданга чакырып, тантаналы төстә прицепларның сертификатлары тапшырылды. Ә менә күптән түгел, Республика көне алдыннан автомобиль тагылмаларын гаиләләр кулына тапшырдылар. Барлыгы 40 гаилә мондый төр транспорт чарасын алды (гомуми суммасы 2 млн 280 мең сум).

Лениногорск авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Илнур Шәмарданов әйтүенчә, әлеге прицеп – хуҗалыкта кирәкле. «Шәхси хуҗалыклар өчен әлеге ярдәм төре файдалы булыр дип уйлыйбыз. Бу прицеплар Татарстанда эшләнгән. Тагылманың киңлеге 1 метрдан артык, озынлыгы – ике метр. Арбага 750 килограммга кадәр йөк салып була», - ди ул.

Әлбәттә, тагылма – транспорт чарасы кебек. Аңа номер алырга, дәүләт теркәвенә кертергә кирәк, документлары булырга тиеш. Гаиләләргә тапшырылган автомобиль тагылмасының рәхәтен күрсеннәр, дип телибез.