ru24.pro
World News in Tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Эрдоган Казандагы БРИКС саммитына чакыруны кабул итте

0

Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган Россия хакимиятенең БРИКС саммитына чакыруын кабул итте. Ул октябрь аенда Казанда уза. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путинның ярдәмчесе Юрий Ушаков сөйләде. «Интерфакс» шул хакта яза.

«Төркиягә тәкъдим тапшырылды, Эрдоган аны кабул итте», - дип аңлатты дипломат.

Элегрәк Bloomberg агентлыгы Төркия хакимиятләренең БРИКСка керүгә рәсми гариза биргәнен белгән иде, өстәвенә мәсьәлә Татарстан башкаласында булачак саммитта каралырга мөмкин.

Казанда БРИКСның 16нчы саммиты 22-24 октябрьдә уза. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бәяләвенчә, мондый дәрәҗәдәге вакыйганы уздыру - республика өчен зур горурлык һәм җаваплылык. Бу көннәрдә шәһәр 20 меңгә якын кунак кабул итәчәк, дип белдерде Казан мэры Илсур Метшин.