ru24.pro
World News in Tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Чаллыда Гали Акыш исемендәге 84 номерлы лицей-интернат капиталь ремонттан соң ачылды

0

Яңа уку елында Чаллыда Гали Акыш исемендәге 84 номерлы лицей-интернат күптән көтелгән капиталь ремонттан соң ишекләрен ачты. Бу белем бирү учреждениесе төзелгәннән бирле беренче тапкыр масштаблы яңарту булды.

Укучыларны уку елы башлану белән котлар өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, шулай ук шәһәр мэры Наил Мәһдиев килде.

«Бу заманча мәктәп сезгә максатларга ирешү өчен зур мөмкинлекләр ачсын», - дип билгеләп үтте мэр һәм лицей-интернатта капиталь ремонт ясаган өчен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде.

Белем бирү учреждениесендә бер тапкыр да капиталь ремонт ясалганы булмаган. Бина начар хәлдә иде, диде лицей җитәкчесе Фирдүсә Әюпова. Йокы бүлмәләре салкын, түбәгә ремонт кирәк иде. Учреждениенең бассейны да 20 елга якын ремонт күрмәгән.

Яңартылганнан соң лицейның планнары зурдан.

«Быел бездә яңа юнәлеш – медиакласслар эшли башлый. Биредә Казан федераль университеты белән берлектә булачак журналистларны, җәмәгатьчелек белән элемтә буенча белгечләрне, татар массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәрчеләрен әзерләячәкбез», – диде ул.

Физик культура укытучысы, лицей җыелма командасының волейбол буенча тренеры Гөлназ Мусина барысы өчен экскурсия үткәрде. Лицей командасы күп тапкырлар волейбол буенча Мэр кубогы җиңүчесе булган.

Линейкада волейболчылар спорт тамашасы күрсәтте. Аннан соң алар спорт залын яңарткан өчен рәхмәт белдерде, чөнки ремонттан соң укучыларга спорт белән шөгыльләнү мөмкинлекләре ачылган.

Быел лицей-интернатта 500 укучы белем алачак – узган ел белән чагыштырганда 140 кешегә күбрәк.