ru24.pro
World News in Tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Томск өлкәсендә татар мәдәниятен сөючеләр Кәрим бай йорты ишегалдында җыелган

0

Томск өлкәсенең иң борынгы районнарының берсе – Заисток халкы өчен узган яллар бик үзенчәлекле үткән. Кәрим бай йорты ишегалдында гади кунаклар гына түгел, татар мәдәниятен чын-чынлап сөючеләр дә җыелган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Татар мәдәнияте үзәге һәм аның дуслары, чын бәйрәм атмосферасы тудырып, барлык катнашучыларга онытылмаслык якты чыгышлар бүләк итте, диелә хәбәрдә.

«Исток» китапханәсе кунаклар өчен Томск турында мавыктыргыч викторина әзерләгән, биредә һәркем белемнәрен күрсәтә һәм ниндидер яңа магълүмат белә алган. Шулай ук «Книговорот» акциясе дә узган. Ул әдәбият сөючеләрнең игътибарын җәлеп иткән һәм китаплар белән алмашу өчен шәп мөмкинлек булган.

Чара шулай ук сыйларсыз да узмаган. Теләге булган һәркем татар камыр ризыкларыннан авыз итә алган. Ә Томск шәһәре Совет районы администрациясе ярдәме белән барлык кунаклар өчен бушлай тәмле пылау әзерләнгән, ул бәйрәмнең чын күрке булган.

Әлеге искиткеч көндә безнең белән булган һәркемгә рәхмәт, диелә хәбәрдә.