ru24.pro
World News in Tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Тәтештә шаурма ашап агуланган кыз үлгәннән соң ябылган кафеда сальмонелла табылган

0

Тәтеш шәһәрендә шаурма ашап агуланган кыз үлгәннән соң ябылган «Нур» кафесында эчәк таягы бактерияләре һәм сальмонелла табылган. Бу хакта «Татар-информ»га Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Лаборатория тикшеренүләре нәтиҗәләре буенча: шаурма өчен әзер эчлектә, пешкән тавык итендә, тышкы тирәлектән юып алынган 4 үрнәктә эчәк таягы төркеме бактерияләре табылды, бу ризыкларны әзерләү технологиясе һәм савыт-саба юу режимы үтәлмәвен күрсәтә. Чи тавык итендә сальмонелла табылды», - дип белдерделәр ведомствода.

Бүгенге көндә барлык продукция утильләштерелгән. «Нур» кафесы эшчәнлеге 80 тәүлеккә туктатылган. Тикшерү бара.

Искәртик, 11 яшьлек кыз бала шаурма ашаганнан соң үлде. Фаҗига 23 августта булды. Эпидемиологик тикшерү үткәргәндә санитария табиблары кафеда күпсанлы закон таләпләре бозылуны ачыклады.