ru24.pro
World News in Tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Аксубай техникумының кырларда эшләгән студентларына акчалата премия тапшырылды

0

Аксубай универсаль технологияләр техникумында Татарстан спорт министры Владимир Леонов һәм район башлыгы Камил Гыйльманов булды. Бу хакта «Авыл таңнары» яза.

Чара Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы байракларын күтәрүдән һәм гимннарын башкарудан башланып китте. Әләмнәрне күтәрү хокукын иң яхшы шәкертләргә – «Умартачылык» компетенциясендә һөнәри осталык буенча Россия чемпионаты призеры Рамазан Рамазановка, «Осетин пирогларын пешерү» компетенциясендә яшь профессионалларның төбәк чемпионаты җиңүчесе Майя Шакировага һәм Беренчеләр хәрәкәте активисты Вероника Дмитриевага бирделәр.

Район башлыгы студентларны Белем көне белән котлап, техникум шәкертләре инде мәктәп укучылары түгел, ә җәй буе ял күрмәгән мөстәкыйль кешеләр, дип билгеләп үтте. Студентлар районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә практика уза һәм уку йортына дан китереп, шәһәрләрдә эшли.

– Сез – хезмәт фронты һәм районның киләчәге, булачак белгечләр, җитәкчеләр, аграрийлар. Сезгә укытучылар өйрәткән бар нәрсәне сеңдерергә һәм уку йортында булдырылган барлык уңайлыклардан файдаланырга кирәк, – дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гыйльманов.

Район башлыгы һәр чыгарылыш укучысының изге бурычы – техникумны тәмамлагач, Ватан алдындагы бурычны үтәргә, армия тормышы мәктәбен узарга кирәклеген искәртте.

– Илебез өчен катлаулы вакытта тагын да күбрәк белем алырга һәм үсәргә кирәк, – диде студентларга мөрәҗәгать итеп спорт министры Владимир Леонов. – Сез илебезнең һәм республикабызның иң яхшы техникумнарының берсен сайлагансыз. Җиде ел Аксубай районына килеп йөрим һәм бу хакта үзем күреп әйтәм.

«Аксу Агро» агрофирмасы башкарма директоры урынбасары Иршат Хәнифов аграрийларны уку елы башлану белән котлады, авыл кырларында эшләгән студентларга агрофирма җитәкчелегеннән Рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр тапшырды. Рәхмәт әйтте һәм алга таба хезмәттәшлек итүгә өмет белдерде.

Студентларны уку елы башлану белән техникум директоры Фәрхат Аюпов котлады һәм АТУТның инде ике дистә елга якын уңышлы уку йорты статусын йөртүендә, барыннан да элек, Татарстан Республикасы, район җитәкчелегенең һәм, әлбәттә, балаларының техникумда эшче һөнәрләрен үзләштерүен хуплаган ата-аналарның ярдәме зур булуын билгеләп үтте.