ru24.pro
World News in Tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Татарстандагы оешмаларның 77 проценттан артыгы табышка эшли

0

2024 елның беренче яртыеллыгында Татарстандагы оешмаларның 77,4 проценты – табышка, ә 22,6 проценты зыянга эшләгән. Росстатның «Россиянең социаль-икътисади хәле» дигән докладында шул хакта әйтелә.

Әлеге чорда республика компанияләренең табыш күләме – 423 миллиард сумнан артык, зыян суммасы 32,8 миллиард сум тәшкил иткән. Шул рәвешле, табыш һәм зыян сальдосы 440,4 миллиард сумга тигез булган, 2023 елның беренче алты ае белән чагыштырганда бу 28,9 процентка азрак.

Идел буе федераль округы буенча табышка эшләүче оешмалар өлеше – 74 процент, тулаем Россия буенча 71,9 процент тәшкил иткән.