ru24.pro
World News in Tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Рөстәм Миңнеханов «Россиянең иң яхшы токаре» белән төшкән фотосын күрсәтте

0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Һөнәрендә иң яхшысы» Бөтенроссия һөнәри осталык бәйгесендә җиңгән Айдар Әшрәпов белән очрашты.

«Айдар – Россиянең иң яхшы токаре! Әлмәт егете «Һөнәрендә иң яхшысы» Бөтенроссия һөнәри осталык бәйгесенең «Иң яхшы токарь» номинациясендә җиңде», - дип язган республика җитәкчесе телеграм-каналында һәм аның белән төшкән фото (ул анда җиңүченең кулын кысып тора) урнаштырган.

Бәйгенең федераль этабы 22 августта Пензада төгәлләнде. Ярышларда төбәк этапларында җиңүчеләр – Россиянең 17 субъектыннан килгән 18 кеше катнашты. Бәйгенең иң яшь катнашучысы - «Римера-Алнас» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең 22 яшьлек белгече Айдар Әшрәпов Россиянең иң яхшы токаре дип табылды.

«Һөнәрендә иң яхшысы» бәйгесе 2012 елдан бирле үткәрелә, аны Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы федераль һәм төбәк башкарма хакимият органнары, гомумроссия һөнәри берлекләр һәм эш бирүчеләр берләшмәләре белән берлектә үткәрә. Аның төп бурычы – эшче һөнәрләренең абруен күтәрү, кадрлар әзерләүдә иң яхшы практикаларны һәм актуаль тәҗрибәне киң җәелдерү.