ru24.pro
World News in Tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Яңа уку елында бер меңгә якын яшь укытучы Татарстан мәктәпләренә эшкә киләчәк

0

Яңа уку елында бер меңгә якын яшь белгеч Татарстанның белем бирү оешмаларына эшкә киләчәк. Шуларның 400е – Казан мәктәпләренә, дип хәбәр иттеләр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Татарстанда сентябрь аенда 53,2 меңнән артык беренче сыйныф укучысы парта артына утыра, шуларның 20,4 меңнән артыгы – Казанда. Республика мәктәпләрендә барлыгы 516,7 мең бала белем алачак, шуларның 182,7 меңе – республика башкаласында.

ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин мәктәп укучыларын, көллият, техникум һәм югары уку йортлары студентларын Белем көне белән котлады. Ул аларга укуда зур уңышларга ирешүләрен теләде.

Мәгариф һәм фән министры беренче сыйныф укучыларын яңа уку елы башлану белән аерым тәбрик итте. «Сезне кызыклы фәннәр дөньясында бик күп мавыктыргыч һәм мөһим ачышлар көтә, сезне алар белән беренче укытучыларыгыз таныштырачак. Әлеге ачышларны кулдан ычкындырмаска тырышыгыз, һәрвакыт белемгә омтылыгыз, кыенлыклардан курыкмагыз, бер-берегезгә ярдәм итегез һәм барысы да килеп чыгачак», - дип мөрәҗәгать итте ул беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк балаларга.