ru24.pro
World News in Tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Россиядә эш сәгатеннән тыш башкарылган эшкә түләү кагыйдәләре үзгәрде

0

1 сентябрьдән Россиядә эш сәгатеннән тыш башкарылган эшкә түләүнең яңартылган тәртибе үз көченә керде. Хәзер аны исәпләгәндә эш бирүче төп окладны түгел, ә хезмәткәрнең компенсацион һәм стимуллаштыручы түләүләрне үз эченә алган тулаем эш хакын исәпкә алырга тиеш булачак.

Эшнең беренче сәгать ярымы элеккечә үк – бер ярымнан, алга таба икеләтәдән ким булмаган күләмдә түләнергә тиеш.

Закондагы үзгәрешләр хезмәткәрләрнең эшенә түләүнең төрле системаларын (мисал өчен, тариф ставкалары һәм окладлар, эш башыннан, тарифсыз һ.б.) исәпкә алырга мөмкинлек бирәчәк. Бу исә эш сәгатеннән тыш башкарылган эшкә түләү график буенча сәгатьләргә түләүгә караганда кимрәк булган очракларны булдырмаска ярдәм итәчәк.