ru24.pro
World News in Tatar
Август
2024

Актаныш яшьләре Республикасы көнендә Казанда 45 пар белән никахларын рәсмиләштерде

0

Татарстан Республикасы көнендә Казанда берьюлы 45 районнан килгән 45 яшь пар никахларын рәсмиләштерде. Алар арасында Актаныш яшьләре - Актанышбаш авылы егете Шамил Әнвәров һәм Казан кызы Сөмбел Хәмитов та бар иде. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.

Яшь кәләшләр, яшь кияүләр «Казан» гаилә үзәге янындагы сәхнәдә никах балдаклары алмашты. Чара Гаилә елы кысаларында узды.

Яшь парларны мөһим вакыйга уңаеннан туганнары һәм дуслары гына түгел, популяр артистлар да котлады. Шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәер-фатиха сүзләрен җиткерде.

Фото: https://aktanysh-rt.ru/