ru24.pro
World News in Tatar
Август
2024

Рәис мәктәп һәм бакчаларга капиталь ремонт ясау турында: Уку елын лаеклы башларга кирәк

0

Белем көне алдыннан, 29 августта, Татарстанда тугыз мәктәп һәм ике балалар бакчасы кабул ителде һәм куллануга тапшырылды. Бу хакта ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә әйтте.

«Бик зур эш башкарылды. Бу 185 капиталь ремонт объекты, шул исәптән 21 балалар бакчасы, 51 мәктәп, 94 азык-төлек блогы. Шулай ук 4 ресурс үзәге һәм студентлар өчен 15 тулай торак. Минемчә, капиталь ремонт – мәгариф системасы өчен яхшы ярдәм», - дип билгеләп үтте республика җитәкчесе. Яңа уку елын лаеклы башларга кирәк, дип ассызыклады ул.

Киңәшмә республиканың барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.