ru24.pro
World News in Tatar
Август
2024

Миңнеханов: Нефть-газ сегменты – безнең республика икътисадының нигезе

0

Республикада фәнни-технологик үсеш елына багышланган Татарстан нефть-газ химиясе форумы югары дәрәҗәдә узды. Бу хакта ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә әйтте.

«Нефть-газ химиясе форумын югары дәрәҗәдә уздырдык. Ул Татарстанда фәнни-технологик үсеш елына багышланган иде. Бик яхшы эшләдек дип саныйм», – диде республика җитәкчесе.

Ул 1 сентябрьдә Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне дә билгеләп үтелүе турында искәртте.

«Нефть-газ сегменты – безнең республика икътисадының нигезе. Без аларга республиканың мул тормышына керткән өлешләре өчен бик рәхмәтле», – диде ТР Рәисе.

Ул республикада нефть һәм газ чыгару тармагында 20дән артык район мәшгуль булуын искәртте һәм аларның эшен билгеләп үтте.