ru24.pro
World News in Tatar
Август
2024

Яшел Үзән районында бала белән коляска этеп баручы хатын-кызны поезд бәрдергән

0

«Татар-информ» чыганагы мәгълүматлары буенча, Сосновый Бор тимер юл станциясендә фаҗига булган. Бу хәл кичә көндез Яшел Үзән районының Васильево бистәсе янында килеп чыккан.

Казаннан Түбән Новгородка баручы поезд бала белән коляска этеп баручы хатын-кызны бәрдергән. Ачыкланганча, ул ярамый торган урында юл аркылы чыккан.

Кызганыч, хатын-кыз урында ук һәлак була. Коляскада булган баланы ашыгыч рәвештә Казанга хастаханәгә алып киткәннәр. Якынча мәгълүматлар буенча, сабыйның башы җәрәхәтләнгән.