ru24.pro
World News in Tatar
Август
2024

Татарстаннан күп балалы әти кеше махсус хәрби операциягә китте

0

Мамадыш районыннан РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләр алгы сызыкка китте.

Владимир Чуплинга 32 яшь. Ир-ат Саклану министрлыгы белән контракт төзү турында күптән карар кылган, тик улы туганчы көтәргә булган. Бүген сабыйга 25 көн, ә аның һәм тагын ике баланың әтисе Кораллы көчләр рәтенә язылды.

«Барысы да тыныч күк йөзе һәм балаларымның бәхетле балачагы хакына», - дип ассызыклады хәрби.

Чуплин моңарчы вакытлы хезмәт тә, контракт буенча хезмәт тә узган. Аның танышлары һәм туганнары арасында күпләр хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасында. Ир-ат әйтүенчә, ул алар белән һәрвакыт элемтәдә.

Сергей Орлов – беренче хәрбинең авылдашы. Бүгенге көндә вакытлы хезмәт узучы улының хәрби ант бирү тантанасында булганнан соң контракт төзергә карар кыла. 48 яшендә махсус операциягә барырга була.

«Соңгы көнгә кадәр анда булачакмын. Һәм без җиңү белән әйләнеп кайтачакбыз!» - дип ышана ул.

Урманчы авыл җирлегеннән махсус хәрби операция зонасына барлыгы 42 кеше киткән. Һәрберсе белән элемтәдә торабыз, хакимият аларга һәм аларның гаиләләренә һәрьяклап ярдәм күрсәтә, дип ышандырды җирлек башлыгы Анатолий Ильин.

1 августтан Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 1,7 миллион сумга якын акча бирелә. Түләүнең күләме арту РФ Президентының 1 августтан һәм ел ахырына кадәр махсус операция зонасында хезмәт итү өчен контракт төзегән хәрбиләргә 400 мең сум (195 мең урынына) күләмендә федераль түләүләр турындагы яңа указы белән бәйле.

Махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2022 елның 24 февраленнән үткәрелә. Хакимият берничә тапкыр аның куелган максатларга ирешкәнче дәвам итәчәген белдерде. Максатлар арасында Россиянең иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру да бар.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 (800) 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.