ru24.pro
World News in Tatar
Август
2024

Татарстанда помидор, чөгендер һәм бәрәңге арзанайды

0

Татарстанда атна эчендә кайбер яшелчәләргә бәяләр кимегән. Мәсәлән, чөгендер 7 проценттан күбрәккә (килограммы өчен 46,97 сумга кадәр), ә помидор 6 проценттан күбрәккә (134,69 сумга кадәр) арзанайган. Мондый мәгълүмат белән Татарстанстат уртаклашты.

Моннан тыш, бәрәңге бәясе килограммы өчен 47,92 сумга кадәр (ягъни 5,2 процентка), кишер бәясе килограммы өчен 49,13 сумга кадәр (5,22 процентка), башлы суган бәясе исә 41,78 сумга кадәр (1,72 процентка) кимегән. Шулай ук алма, банан арзанайган. Башка төр продукция буенча — бодай оны, кара байха чәе, шикәр комы, балалар өчен консервалар, сосиска һәм сарделькалар, тавык ите бәясе кимегән.

Шулай ук атна эчендә 1 проценттан күбрәккә кыйммәтләнгән продуктлар арасында кыяр (96,92 сумга кадәр), токмач (71,3 сумга кадәр), тавык йомыркасы (95,42 сумга кадәр), балалар өчен коры сөт катнашмалары (1103,4 сумга кадәр) бар. Моннан тыш, каймак бәясе 221,6 сумга кадәр, ә ак май бәясе 788,68 сумга кадәр арткан.