ru24.pro
World News in Tatar
Август
2024

Татарстанда августның соңгы көнендә томан һәм +25 градуска кадәр җылы була

0

Татарстанда август ае коры һәм җылы һава торышы белән тәмамланачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Бераз болытлы булырга мөмкин. Төнлә һәм көндез төбәктә урыны белән томан төшә. Җил төньяк-көнчыгыштан һәм төньяктан исәчәк, дип фаразлана. Көндез аның тизлеге секундына 13 метрга җитә.

Термометр баганалары төнлә +7..+12 градус күрсәтә, ә көндез исә һава +20..+25 градуска кадәр җылына.

Искәртик, республикада шимбәдән шторм кисәтүе гамәлгә керә. Яңгырсыз һәм җылы һава торышы озак дәвам итү сәбәпле урман янгыннары чыгу куркынычы шактый артты.