ru24.pro
World News in Tatar
Август
2024

Теләче фермерының татар токымлы атлары фестивальдә призлы урыннар алды

0

Лениногрск районы Югары Каран авылында фермер Фәрит Нәбиуллинның «Алмакай» ат утарында Татар токымлы атлар фестивале булды. Бу хакта «Теләче-информ» хәбәр итә.

«Бәйге» дип исемләнгән ярышта Теләче районыннан улы Фирзәр җитәкчелегендә фермер Сәгыйть Гыйниятуллинның да татар токымлы атлары актив катнашты. «Бәйге» ярышында - «Ат күрсәтү» номинациясендә фермерның «Зифа - РТ» кушаматлы ике яшьлек биясе беренче, «Алтын - РТ» кушаматлы өч яшьлек айгыры өченче урынга лаек булды.

Моннан тыш, «Алтын - РТ» кушаматлы ат җиде чакрымга үткәрелгән узышта беренче урынны яулады. Атның җайдагы Фирзәр Гыйниятуллин. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.