ru24.pro
World News in Tatar
Август
2024

«Ёлки» фильмын Бурак белән төшерү туристларны Әлмәткә җәлеп итүенә ышаналар

0

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов фильмның чираттагы эпизодын Әлмәттә төшерү туристларны җәлеп итәчәгенә ышана. Бу хакта «Әлмәт таңнары» яза.

Әлмәттә төшерү процессы 25 августта башланды, ике көн дәвам итте. «Әлмәт» иҗтимагый үзәге янындагы мәйданчыкта тематик антураж булдырылды. Монда барысы да Яңа елны хәтерләтә иде. Мәйданчыкта кар, чыршы, Яңа ел программасы һәм бәйрәм костюмнары.

Искәртик, Әлмәткә фильм төшерү өчен Төркия сериаллары йолдызы Бурак Озчивит һәм Россия актеры Рузил Минекаев та килгән иде. Нагуманов белдергәнчә, Әлмәт - нефть башкаласы да, шулай ук спорт һәм мәдәни шәһәр дә булып тора.

«Без туризм һәм кунакчыллык үсешендә зур потенциал күрәбез. Шәһәр өчен мондый масштаблы проектны төшерү - бу бик кызыклы юнәлеш, без аны рәхәтләнеп хуплаячакбыз. «Елки-11» фильмы аудитория өчен тагын да кызыклырак һәм кирәклерәк булачак, шулай ук туристларның игътибарын Әлмәткә җәлеп итәчәгенә ышанам», – дип йомгаклады Тимур Нагуманов.