ru24.pro
World News in Tatar
Август
2024

Казанда питбайк белән идарә итүче 13 яшьлек яшүсмерне тотканнар

0

Кичә Казан автоинспекторлары чираттагы питбайкер яшүсмерне тоткан. Бу хакта шәһәр дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Питбайк белән идарә итүче 13 яшьлек малайны автоинспекторлар Дәүләки урамында күреп алган. Урынга шунда ук яшүсмернең әнисен чакырганнар.

«Балигъ булмаган балага карата административ хокук бозу турында эш кузгатудан баш тарту турында карар чыгарылды», – дип белдерделәр ведомствода.

Искәртик, Татарстанның баш дәүләт автоинспекторы Рөстәм Гарипов сүзләренчә, балалар идарә иткән транспорт чаралары (шул исәптән питбайклар) катнашкан юл-транспорт һәлакәтләрендә ел башыннан бүгенге көнгәчә ике кеше һәлак булган. Гарипов ата-аналарны балаларга питбайклар, скутерлар һәм квадроцикллар сатып алмаска чакырды, чөнки балалар һәлак була, җитди җәрәхәтләнә яки гомерлеккә инвалид булып кала ала, ди ул.