ru24.pro
World News in Tatar
Август
2024

Тәтештә махсус операция хәрбиләре балаларына портфельләр һәм сертификатлар тапшырдылар

0

Тәтеш районында махсус хәрби операция катнашучылары балаларына портфельләр тапшырдылар. Чара «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында узды. Тәтешлеләргә ярдәмне район администрациясе күрсәтте, дип сөйләделәр «Татар-информ»га муниципаль берәмлекнең матбугат хезмәтендә.

«Безнең хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләре һәм күп балалы гаиләләр ялгыз калмавын, безнең алар белән булуны белә. Барысы да аларның авырлыкларын аңлый һәм уртаклаша. Портфельләр генә бүләк итәбез дә, шуның белән бетте түгел. Аларга нәрсә дә булса кирәк икән, без индивидуаль рәвештә һәр гаиләгә ярдәм итәргә тырышабыз», - дип билгеләп үтте Тәтеш районы башлыгы вазифаларын башкаручы Евгений Курков.

Ул шулай ук район читтә калмый, район башлыгы Рәмис Сәфиуллов хәрбиләр белән даими очрашып тора һәм аларга хәрби бурычларын үтәү өчен махсус техника, беренче кирәк-яраклар, азык-төлек продуктлары тапшыра, дип билгеләп үтте.

«Бүген, кешеләр авыр хәлдә булган чакта, Курск, Белгород һәм Брянск өлкәләрен дә игътибарсыз калдырмыйбыз. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үрнәгенә ияреп, битараф булмаган тәтешлеләр белән бергә без дә хезмәт хакыбызның бер өлешен Курск өлкәсенең зыян күргән тыныч халкына ярдәм буларак җибәрдек», - дип өстәде Евгений Курков.

Бүген 1-11 сыйныфларда укучы 55 махсус хәрби операция катнашучысы баласына мәктәп букчалары, бүләкләр һәм акчалата сертификатлар тапшырылды.

Моңарчы 30 беренче сыйныф укучысына букчалар тапшырылган иде инде. «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясендә ел саен Тәтеш районының барлык предприятиеләре һәм битараф булмаган кешеләре катнаша.

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе республикада 2007 елдан бирле Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «Бердәм Россия» партиясе ярдәме белән үткәрелә. Аның максаты – аз керемле һәм күп балалы гаиләләргә, тәрбиягә алынган балаларга, инвалид балаларга ярдәм итү. Акция Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы инициативасы белән үткәрелә.

Акция үткәрелә башлаганнан бирле Татарстанда 237 меңнән артык беренче сыйныф укучысы һәм мохтаҗ гаиләләрдән булган 2-11 сыйныф укучыларына гомуми суммасы 333,8 миллион сумнан артык булган ярдәм тапшырылды.