ru24.pro
World News in Tatar
Август
2024

Татарстанда сайлаулар алдыннан тавыш бирүчеләр өчен 25тән артык проект уздырыла

0

8 сентябрьдә узачак бердәм тавыш бирү көненә әзерлек барышында Татарстан сайлау комиссиясе 25 календарь проектын гамәлгә ашыра. Бу хакта Россиянең Үзәк сайлау комиссиясе утырышында ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сөйләде. Шундый проектлар арасында ТНВ телеканалында үткәрелүче телемарафон, тавыш бирү хокукы мәктәбе, волонтерлар хәрәкәте һәм башкалар.

Иң масштаблы проектларның берсе – «Сайлаучылар көннәре». Ул даими рәвештә республиканың шәһәр һәм районнарында үткәрелә. Соңгысы 13 августта Яшел Үзәндә узды.

«Сайлаучылар көннәре графигы мәҗбүри рәвештә республиканың рәсми чаралар календаренә кертелә, бу безнең сәфәрләргә рәсми статус бирә. Сайлаучылар көннәре кысаларында муниципалитетлар башлыклары белән берлектә сайлау участокларының тавыш бирүгә әзерлеген мониторинглыйбыз. Йомгаклар оператив рәвештә эш киңәшмәләрендә ясала, шунда ук кирәкле карарлар кабул ителә һәм участок сайлау комиссияләренә ярдәм күрсәтелә. Мин моны контрольдә тоттым», - дип билгеләде Кондратьев.

Моннан тыш, сайлаучылар көннәрендә муниципалитетларның гражданнар активы белән очрашулар уза. Яшьләрнең сайлау кампаниясе һәм бердәм тавыш бирү көне турында барлык кызыксындырган сорауларын бирү мөмкинлеге бар.

Тагын бер проект - «ИнформУИК». Быел аны модернизацияләделәр: зур шәһәрләрдә, трафик күп булган урыннарда – паркларда, скверларда, сәүдә үзәкләре каршында активлык нокталары оештырдылар. Сайлау комиссиясе әгъзалары сайлаулар турында буклетлар өләшә, тавыш бирүдә катнашу турында мәгълүмат җиткерә. Татарстан шулай ук берничә мәртәбә «Минем тавыш» сайлаучылар форумын үткәрү мәйданчыгы булды.

«Ул сайлаучылар белән актуаль дискуссияләр һәм элемтәләрнең ачык мәйданчыгы буларак эшли <...> Форум уздырган көндә сайтка 50 меңгә кадәр кеше керүен теркибез. Әлеге тавыш бирү сессиясендә икесен [трансляция] бергә барлыгы 89 мең сайлаучы караган. Узган ике сессия дәвамында форумның интернет-мәйданчыкларында сайлаучылардан 60тан артык сорау кабул иттек һәм аларга җавап бирдек. Форумда кире элемтәнең актив эшли башлавы аеруча сөендерә. Безнең карашка, форум төбәкнең икенче кайнар линиясенә әйләнә», - диде ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

Кондратьев үз чыгышында шулай ук «Гаиләбез белән сайлауларга» республика проектын телгә алды. Республика акциясенең идеясе Россия Федерациясе Президентын сайлаулар алдыннан кампания вакытында туды. Республикада күп балалы гаиләләр арасында видеороликлар конкурсы башлап җибәрелде, аларга бер минутка кадәр озынлыктагы кыска сюжетларда гаиләләрендәге тавыш бирү традицияләре турында сөйләргә тәкъдим ителде. Беренче шундый конкурста Ютазы районыннан Абрамовлар гаиләсе җиңде. Аларны РФ Үзәк сайлау комиссиясенә килеп, мәгълүмат үзәге эшендә катнашу өчен чакырдылар.

«Элла Александровна, сездән һәм Россия Үзәк сайлау комиссиясе әгъзаларыннан сайлау системасы турында проектлар федераль конкурсын, бәлки, грантлы нигездә үткәрү мөмкинлеген каравыгызны сорарга телим», – дип йомгаклады Кондратьев.

Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар 8 сентябрьдә уза. 50 депутат – партия исемлекләре, тагын 50се бермандатлы сайлау округлары буенча сайланачак.

Үзәк сайлау комиссиясе биш сәяси партиянең исемлекләрен теркәде: «Яңа кешеләр», «ЛДПР – Россия либераль-демократик партиясе», «Гадел Россия – Патриотлар – Дөреслек өчен», «Бердәм Россия», «КПРФ – Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе».

100 депутат мандатына барлыгы 397 кандидат дәгъва кыла.