ru24.pro
World News in Tatar
Август
2024

Казан һәм Түбән Кама аэропортлары эшендәге вакытлы чикләүләр бетерелде

0

Казан һәм Түбән Кама аэропортлары эшенә вакытлыча кертелгән чикләүләр бетерелде. Бу хакта Росавиация вәкиле хәбәр итә.

«Мәскәү вакыты белән 12.30 сәгатьтә Казан һәм Түбән Кама аэропортлары эшендәге чикләүләр бетерелде», - диелә белдерүдә.

Чикләү гамәлдә булган вакытта ун һава судносы: Казанга юл тоткан - сигез һәм Түбән Камага очкан ике самолет запас аэродромнарга җибәрелде.

Әлеге чара очышларның иминлеген тәэмин итү өчен кертелде. Искәртеп узабыз, бүген 07.00 сәгатьтән – Казан аэропорты, ә 9.00 сәгатьтән Түбән Кама аэропорты эшен вакытлыча туктатты.