ru24.pro
World News in Tatar
Август
2024

Кузбасста Җылы Елга авылында мәчетне торгызу өчен ярдәм җыялар

0

Кузбасста Җылы Елга (Теплая речка) авылы халкы берничә ел мәчетне торгызу эшләре белән мәшгуль. Ул - архитектура һәйкәле, Кузбасс мәдәни мирасының мөһим өлеше дә булып тора. Хәзерге вакытта стеналар әзер, ә белгечләр түбә ябу эшенә керешкән. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәчет гыйбадәт кылу урыны гына түгел, ә дини үзаң һәм мәгърифәт үзәге дә булачак. Биредә лекцияләр һәм чаралар үткәрергә җыеналар, алар халыкны берләштерә, яшь буынга рухи кыйммәтләрнең һәм мәдәни тамырларның мөһимлеген җиткерергә мөмкинлек бирә. Җылы Елга халкы мәчетне торгызып авылының, үз халкының тарихын саклап калуга өлеш кертә.

Түбә ябу эшләрен төгәлләү өчен 100 000 сум күләмендә өстәмә акча кирәк. Әлеге мәчетне торгызуда катнашырга теләүчеләр җирле мөселман дини оешмасы рәисе Әнвәр Мөслимовка мөрәҗәгать итә ала, диелә хәбәрдә.