ru24.pro
World News in Tatar
Август
2024

Пилотсыз очу аппараты Киров өлкәсендәге нефть базасына һөҗүм иткән

0

Пилотсыз очу аппараты Киров өлкәсенең Котельнич шәһәрендә нефть продуктлары саклана торган резервуарга һөҗүм иткән. Киров өлкәсе губернаторы Александр Соколов шулай дип белдерде.

«Берничә минут элек пилотсыз очу аппараты Котельнич шәһәрендә нефть продуктлары саклана торган резервуарга һөҗүм итте», - дигән ул телеграм-каналында.

Нәтиҗәдә, беркем дә зыян күрмәгән, янгын чыкмаган. Губернатор сүзләренчә, вазгыять контрольдә. Урында Котельнич шәһәре башлыгы Олег Исмаилов һәм профиль хезмәтләр эшли.

«Татар-информ» агентлыгы бүген иртән Казан һәм Түбән Кама аэропортларында чикләүләр кертелүе хакында хәбәр иткән иде. Мондый карар очышларның иминлеген тәэмин итү максатыннан кабул ителде, дип белдерделәр Росавиациядә.