ru24.pro
World News in Tatar
Август
2024

Башкортстанда шагыйрь, сәүдәгәр Закир Рәмиев – Дәрдемәндкә бюст ачылды

0

Кичә Башкортстан республикасы Мәләвез районы Җиргән авылында татар шагыйре, беренче гильдия сәүдәгәр, меценат Закир Рәмиевка (Дәрдемәнд) бюст куелды. Сынны Башкортстанда туып үскән сынчы Илдус Закиров ясаган.

«Быел Дәрдемәнднең тууына 165 ел. Шул уңай белән аның туган җирендә – Җиргән авылында Дәрдемәндкә беренче бюст куелды. Заманында биредәге татар җәмәгатьчелеге Башкортстан Башлыгы белән очрашу вакытында Дәрдемәнднең мирасын саклау буенча фикер-тәкьдимнәрен әйткән була. Бу эш җитәкчелек тарафыннан хуплана. Һәм ул эшкуар, меценат Рамил Кыямовның матди ярдәме белән тормышка аша. Бюст куелган җирлекне, мәгълүмат тактасын Мәләвез районы хакимияте, Җиргән авылы биләмәсе эшләгән», - дип хәбәр итте «Татар-информ»га Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина.

Фото: Флюра Абдуллина

Сында Дәрдемәнд дигән язу гарәп һәм кирилл хәрефләре белән татарча язылган. Әлеге эшне әйдәп барган Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле, Уфаның «Ихлас» мәчете имам-хатыйбы Альфред Дәүләтшин җиткерүенчә, каллиграфия язмасы рәссам-хаттат Нәҗип Нәккашның үрнәгеннән алынган.

«Җиргән авылы Уфадан 180 чакрым ераклыкта урнашкан. Тарихка күз салсак, авылга 1771 елда татарлар нигез салган. Элек-электән авылда төрле милләт вәкилләре гомер иткән. Бүгенге көндә 14 милләт вәкиле яши. Татарлар яшәгән урамда Дәрдемәнд, Мирсәй Әмир, Гариф Солтан туган. Бүгенге көндә ике мәчеттән азан тавышлары ишетелә. Мәдәният йортында авыл тарихын сөйләүче музей да эшли. Мәләвез төбәге татар конгрессы рәисе Лилия Камалова барысы турында тәфсилләп сөйләде. Дәрдемәндкә багышланган экспозиция дә бар», - диде Флюра Абдуллина.

Фото: Флюра Абдуллина

Тантанага Уфадан Дәрдемәнднең сандыгын, шәхси әйберләрен дә алып килгәннәр. Сандыкның тышкы өлешендә З. Р. хәрефләре язылган, ягъни Закир Рәмиевныкы икәнлеге күрсәтелгән. «Оренбург, Орск шәһәреннән дә Дәрдемәндне үз итүчеләр бер мәйданга җыелды. Күңел хатирәләрен яңартты», - диде ул.

«Аны Дәрдемәнд исемен мәңгеләштерүдә бәһаләп бетергесез эшләр башкарган Башкортстанның атказанган, Татарстанның халык артисты, филология фәннәре кандидаты Марат Шәрипов алып килгән иде. Ул үз чыгышында Дәрдемәнднең бөеклеге хакында сөйләде. Һәркемнең йөрәгенә үтеп керерлек итеп җырлады. Россиянең атказанган, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, сәнгать фәннәре кандидаты Идрис Газиевның чыгышы да һәркемнең күңеленә уелып калырлык иде», - диде Дәрдемәнд үзәге җитәкчесе.

Фото: Флюра Абдуллина

Флюра Абдуллина үз чыгышында Россия кооперация университеты ректоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Алсу Нәбиеваның сәламнәрен җиткергән, Дәрдемәнд юлын дәвамлы итүчеләргә, олуг эшне башкарып чыгучыларга рәхмәтен әйткән. Флюра Абдуллина моңарчы да бу төбәкнең вәкилләре белән ныклы элемтәдә эшләүләрен әйтте.

«Дәрдемәнднең туган авылында урта мәктәп эшли. 630 укучы белем ала. Татар теле класслары бар. Директоры Лилия Әхтәмова белән үзара хезмәттәшлек итәргә килешенде. Салават шәһәре татар конгрессының рәисе урынбасары Вадим Шәфиев, мәктәп укучылары, студентлар сәнгатьле итеп Дәрдемәнд шигырьләрен сөйләде. Тантана Габдулла Тукайның «Туган тел» җырын берлектә башкару белән төгәлләнде», - диде Флюра Абдуллина.

Фото: Флюра Абдуллина

Чарада Мәләвез районы хакимиятеннән рәсми вәкилләр, Җиргән авылы биләмәсе хакимияте рәисе Раил Габделганиев, тарих фәннәре кандидаты Марсель Фархшатов, Уфаның «Ихлас» мәхәлләсенең мәҗлес рәисе, «Раббани» мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт Галләм, татар җыры халыкара конкурслар лауреаты, музыкант Салават Әхсәнов, Мәләвез шәһәре районының Мөхәммәтша Барангулов исемендәге үзәк китапханә хезмәткәре Рәзилә Котлыгильдина, Уфаның фән һәм технологияләр институтының Стәрлетамак филиалы татар һәм чуваш кафедрасы мөдире Илсур Мансуров, Дәрдемәнднең оныклары, әнисе ягыннан туганнары Дашкиннар нәселе дәвамчылары да килгән.

Фото: Флюра Абдуллина