Миңнеханов «Казан Экспо»да Татарстан нефть-газ химиясе форумын ачты
Бүген республика башкаласында «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә комплексы мәйданчыгында Татарстан нефть-газ химиясе форумы старт алды. Ачылу тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
«Бездә күркәм традиция барлыкка килде - нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне алдыннан республика зур халыкара тармак форумын уздыру үзәгенә әверелә», - дип билгеләп үтте Миңнеханов сәламләү чыгышында.
Ул белдергәнчә, быел бу чара Татарстанда фәнни-технологик үсеш елына багышланган.
«Безнең өчен фәнни-технологик потенциалны нәтиҗәле файдалану һәм республиканың тотрыклы икътисади үсешен тәэмин итү бик мөһим. Булган фәнни-тикшеренү үзәкләре, алга киткән сәнәгать һәм бай табигый ресурслар республикабыз үсешенә һәм халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга киң мөмкинлекләр ачар дип ышанабыз», - диде республика Рәисе.
Ул шулай ук чит ил кунаклары делегациясенә Татарстанга сәфәрләре һәм форумда катнашулары өчен рәхмәт белдерде.
«Ачык хезмәттәшлек, фикер алышу һәм эшләнмәләр белән уртаклашу безгә дустанә элемтәләрне үстерү һәм ныгыту өчен тагын да күбрәк аспектлар табарга мөмкинлек бирәчәгенә ышанам» - дип белдерде ул.