ru24.pro
World News in Tatar
Август
2024

Оксана Лут Татарстанны Россия авыл хуҗалыгының Мәккәсе дип атады

0

Россия авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут Татарстанны Идел буе федераль округы гына түгел, бөтен Россия «авыл хуҗалыгының Мәккәсе» дип атады. Бу хакта Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы журналистларга Казанда узган «Русское поле-2024» беренче бөтенроссия селекционерлар һәм орлыкчылар форумында белдерде.

«Соңгы күп кенә еллар дәвамында барлык юнәлешләр буенча җитештерү күләмнәре даими рәвештә арта бара. Үсемлекчелеккә, әлбәттә, һава торышы йогынты ясый», - диде Лут.

Татарстанда соңгы берничә елда корылык ккүзәтелә, шулай да төбәктә база культураларын җитештерү планлы рәвештә арта бара, дип өстәде министр.

«Климат шартлары үзгәрүгә бәйле рәвештә җитештерү күләмнәрен арттыру өчен чәчү әйләнешенә дөресрәк карарга, бөртекле һәм техник культураларны үзгәртергә кирәк», - диде ул.

Лут ассызыклаганча, терлекчелек тармагында Татарстан – Идел буенда төп сөт җитештерү үзәге. Аның сүзләренчә, республикада ел саен сөт җитештерү күләмнәре арта, яңа сәнәгать проектлары эшләтеп җибәрелә.