ru24.pro
World News in Tatar
Август
2024

Ульяновск язучылары Идел буйлап сәяхәткә җыена

0

26 август көнне Татарстан Язучылар берлегенең Ульяновск бүлеге әгъзалары Идел буйлап сәяхәткә җыена. Бу турыда «Өмет» газетасы телеграм-каналында хәбәр итте.

«Очрашу барышында җирле иҗат әһелләре үзләренең шигырьләрен яңгыратыр, киләчәккә планнары белән уртаклашыр дип көтелә. Җирле каләм ияләрен елга портында 10.30 сәгатьтә көтеп калабыз», диелә хәбәрдә.