ru24.pro
World News in Tatar
Июль
2024

Кырым Диния нәзарәте рәисе Миңнехановка Симферополь Җәмигъ мәчетенә экскурсия үткәрде

0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Симферополь Җәмигъ мәчетендә булды. Бу – Кырым һәм Көнчыгыш Европадагы төп һәм иң зур мәчет. Кырым һәм Севастополь мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Эмирали Аблаев ТР Рәисенә мәчет буйлап экскурсия үткәрде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Мәчет төп намаз уку залында – 1800, эчке ишегалдында тагын 2000 кешене сыйдыра. Аның 19 катлы йорт биеклегендәге 4 манарасы, 600 метр мәйданлы кургаш түбә белән ябылган 1 төп гөмбәзе, 8 кечкенә ярымгөмбәзе, 150 мәрмәр колоннасы бар.

Мәчетнең эче иске госманлы һәм Кырым татар орнаменталистикасы, каллиграфия элементлары һәм Изге Коръән сүрәләре белән бизәлгән. Гөмбәзләрдә сары лалә чәчәге сурәтләнгән.