ru24.pro
World News in Tatar
Июль
2024

Гарәп Әмирлекләре дин эшләре буенча җитәкчесе «Кол Шәриф» мәчетендә җомга намазы үткәрде

0

Бүген, 26 июль көнне, «Кол Шәриф» мәчетендә җомга намазын, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре президенты фатыйхасы белән, БГӘ дин эшләре буенча баш идарәсе җитәкчесе Гомәр Әд-Дир’и уздырды.

Ул Татарстан башкаласына «Рухи Ефәк юлы: Зур Евразия киңлегендә дини кыйммәтләрнең әһәмияте» V Халыкара фәнни-дини конференциясендә катнашу өчен килде, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Мөхтәрәм Гомәр Әд-Дир’и дин кардәшләребезгә әхлак темасына вәгазь сөйләде. Аларны Изге Коръән һәм Аллаһ Илчесенең с.г.в. сөннәте буенча яшәргә, үз-үзеңне камилләштерү юлыннан барырга һәм үзеңдә Аллаһы Тәгаләгә карата – мәхәббәт, тәкъвалык, ихласлык, сабырлык һәм башка яхшы сыйфатлар тәрбияләргә өндәде, диелә хәбәрдә.